ГлавнаяИсполнителиУкутучымаСез иң гүзәл кеше икәнсез
название:

Сез иң гүзәл кеше икәнсез


автор:

Укутучыма


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1404 просмотра
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —
Сез иң гадел кеше икәнсез

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен