ГлавнаяИсполнителиЭвелинаСафия, карале! Алда гомер бар але!
название:

Сафия, карале! Алда гомер бар але!


автор:

Эвелина


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 944 просмотра
Идәнегез тигез икән,
Фанер җәйдегезме әллә?
Килдегез дә утырдыгыз,
Тамыр җәйдегезме әллә?!

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем.
Ятка бирер ярларым юк, —
Сөярмен әле үзем.

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Агыйделнең суы ага,
Су астыннан ком ага.
Матурлар чибәргә бара, —
Мине кайсыгыз ала?

Сафия, кара әле,
Алда гомер бар әле.
Сөймәгәнгә сөйкәлмибез,
Сөюче булыр әле.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сафия, карале! Алда гомер бар але!" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен