название:
автор:
Тормыш матурлыгы
автор:
Венера Ганиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1056 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Синең белән шундый рәхәт, Шулкадәрле күңелле. Шатлыктан ташыган хисләр Урап алган күңелне. Белми идем бу дөньяның Шулкадәрле зурлыгын. Күрми дә яшәгәнмен мин Бу тормыш матурлыгын. Күңелдә бер мәшәкать юк, Тирә-якта ак томан. Ләззәтләнәм тормыш белән Бер сабый бала сыман. Бергә узган мизгелләрнең Бар истә калырлыгы. Минем өчен син бит үзең Тормышның матурлыгы.
А как ты думаешь, о чем песня "Тормыш матурлыгы" ?