ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБалан җыя әнкәй
название:

Балан җыя әнкәй


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 919 просмотров
Балан җыя әнкәй

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Чәчкәйләрен җилләр тарата.
Әллә инде әнкәй бу мизгелне
Барысыннан да ныграк ярата.

Кушымта:
Нигә генә үзең теләгенчә
Язып булмый икән язмышны.
Балдай татлыларны язар идем,
Алмас идем әрнү-ялгышны.

Гүя әнкәй тәлгәшләрне түгел,
Ялгышларын җыя өзелеп.
Һәр тәлгәшне өзгән саен аның
Йөрәккәе куя өзелеп.

Кушымта.

Учларында күпме әче балан,
Язмышларың кебек әчеләр.
Шул баланнар белән бер сөйләшсәм,
Күңелләрем никтер ачыла.

Балан җыя әнкәй җырлый-җырлый,
Бите буйлап ага күз яше.
Юк, әнием, бу күз яше түгел -
Әче-татлы балан тәлгәше.

Кушымта

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Балан җыя әнкәй" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен