название:
автор:
Жэйге сабан туе
автор:
Золэйлэ
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1167 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Канатланып кайтып киләм сызылып таңнар атканда, Иң бәхетле кеше булам туган якка кайтканда. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Тирә-юньдә бар авыллар Сабантуйга җыелганнар, Чиккән сөлге колгаларда батырларга җыйганнар. Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Җыелыша бар туганнар ата-ана йортына. Җәй бәйрәме, хезмәт туе – әйдә Сабан туена! Гөрләп тора авылларда җәйге Сабан туйлары, Яңгырата урамнарны кичке гармун моңнары. Әйдә, әйдә Сабан туена!
А как ты думаешь, о чем песня "Жэйге сабан туе" ?