название:
автор:
Кәркәле авылы кайда- Биек тау итәгендә. Тауларын
автор:
Айдар Галимов Кэркэле тау
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1271 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Керкәле авылы кайда — Биек тау итәгендә. Тауларын да сагынып кайтам, Читләргә китәмен дә. Керкәле таулары биек, Биек булса да меник. Туган җирнең, сөйгән ярның, Дусларның кадерен белик. Керкәленең чишмәләре Ашыгып ага, челтерәп. Челтерәп аксын чишмәләр, Илгә иминлек теләп. Керкәле таулары биек, Биек булса да меник. Туган җирнең, сөйгән ярның, Дусларның кадерен белик. Керкәле күперен чыккач, Уңга киткән юллар бар; Сезнең күңелдә ниләр бар?— Бездә сагыш, моңнар бар. Керкәле таулары биек, Биек булса да меник. Туган җирнең, сөйгән ярның, Дусларның кадерен белик.
А как ты думаешь, о чем песня "Кәркәле авылы кайда- Биек тау итәгендә. Тауларын" ?