название:
автор:
Яшь гомер
автор:
Әлфия Авзалова
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1495 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектә сөйгән яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул бик ерак, Зәңгәр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгән яр да Ялгыз калды анда Әллә ялгыш, әллә бер язмыш булып. Ялгышны төзәтеп, Язмышны үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Тик бер ерак йолдыз, Я айдан Зөһрә кыз, «Яшьлек ярым монда!» — дип әйтер кебек.
А как ты думаешь, о чем песня "Яшь гомер" ?