название:
автор:
Мин бит кара карлыгач
автор:
ИлЗиля
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1381 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
1. Очыйм дисәм, канатым бар — Мин бит кара карлыгач. Очып килдем яннарыңа Бер күрергә зар булгач. Припев: Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыигач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. 2. Китсәк икәү кошлар кебек, Кайтып ерак илләрдән, Бергә-бергә оя корыйк, Үреп-үреп гөлләрдән. Припев: Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыйгач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. 3. Җырлыйк дисәң, сагыш тулы, Моң тулы күңелебез. Кирәксә икәү бу җиргә Моң булып түгелербез. Припев: Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыйгач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач.
А как ты думаешь, о чем песня "Мин бит кара карлыгач" ?