ГлавнаяИсполнителиҖырлый:Нәфисә Василова№ 15. ... Саҗидә Сөләйманова сүзләре,
название:

№ 15. ... Саҗидә Сөләйманова сүзләре,


автор:

Җырлый:Нәфисә Василова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1004 просмотра
Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады.
Тынга калды урман буйлары ла, Рамай,
Чишмәләр дә акмый тыңлады.

Китәм инде, иркәм, мин еракка, Рамай,
Сөйгән ярым, синнән аерылып.
Мине сагынганда бер карарсың, Рамай,
Киткән юлларыма каерылып.

Йөрәк ярсуыңны баса алмыйча, Рамай,
Тыңларсыңмы, җырлар ла җырлармын.
Күзләреңне тутырып карарсыңмы, Рамай,
Зәңгәр таудан яулык ла болгармын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "№ 15. ... Саҗидә Сөләйманова сүзләре," ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен