ГлавнаяИсполнителиИлдар Гайнетдинов Айнур ЯмуровЯфрак яра урман
название:

Яфрак яра урман


автор:

Илдар Гайнетдинов Айнур Ямуров


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1303 просмотра
Язлар үтте, инде җәйләр җитте,
Шау чәчәккә чумды туган як.
Үткән үте, киләчәкләр серле,
Була икән, дуслар, төрле чак.

Кушымта:
Яфрак яра урман, күктә сайрый тургай,
Яшерделәр кырлар, басулар.
Уйлар кинәт китәр, йөрәк сабыр итәр,
Калса калыр бары сагынулар.

Яна йөрәк... Күпме янар икән?
Басылмаса белмим нишләрмен.
Януларын баса алыр бәлки,
Чылтырап аккан суы чишмәнең.

Кушымта:

Олыгайгач нигә инде тагын
Туктый алмый йөрәк янудан?
Әллә инде яшьлегем хисләре
Кайтып килде микән яңадан..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яфрак яра урман" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен