ГлавнаяИсполнителиГузэл УразоваБалаларым
название:

Балаларым


автор:

Гузэл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1423 просмотра
1. Балаларда, балаларда -
Тормышыбызның яме,
"Кызларым" дип, "улларым" дип,
Яши һәр әти-әни.

КУШЫМТА:
Ходаемның бүләге - ул
Сөеп туймас газиз балалар.
Яратып-яратылып яши
Бик бәхетле ата-аналар.

2. Көтеп алган бәхеткәйләр,
Иң зур шатлык, юаныч.
Саф сөюнең җимешләре
Булсыннар гел куаныч.

3. Балаларым, балаларым -
Нәсел дәвамчыларым.
Улларым да, кызларым да -
Иң зур булышчыларым.

КУШЫМТА:
Ходаемның бүләге - ул
Сөеп туймас газиз балалар,
Яратып-яратылып яши,
Фәрештәләр сезне сакласын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Балаларым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен