ГлавнаяИсполнителиГузель УразоваЯзмыш йомгак сүтә
название:

Язмыш йомгак сүтә


автор:

Гузель Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1553 просмотра
Таңда каршы алам аксыл томан аша
Алсуланып чыккан кояшны.
Күзләремнән саныйм үткән гомер юлын,
Шул юлларда калган язмышны.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Җилләр искән чакта тарала ак томан,
Әллә шулмы язмыш җилләре?
Язгы җилләр аша мин дә кайчак көтәм
Яшьлегемнән килгән хәбәрне.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Яшьлегемдә калган мизгелләрен түгел,
Яшьлегемне үзем сагынам.
Яшьлек белән көзем еллар арасында
Кабат сарылыр уйга томан.

Гомер үтә, язмыш йомгак сүтә -
Ходай язган еллар йомгагын.
Җыеп кына булмый яшьлегемә кадәр
Еллар сүткән гомер сукмагын.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Язмыш йомгак сүтә" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен