ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваМәхәббәт теләгез
название:

Мәхәббәт теләгез


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1048 просмотров
МӘХӘББӘТ ТЕЛӘГЕЗ

Г. Мингалиев көе,
В. Фатыйхов сүзләре

Атылган йолдызлар артыннан атылдык,
Теләдек бәхетле булырга.
Ихластан вәгъдәләр бирештек,
Бирештек гомергә янәшә калырга.

Кушымта:
Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне.

Өметкә уралып йолдызлар коела,
Икәүләп нурларын җыярбыз.
Кайнарлык күзләрдә, ут-ялкын йөзләрдә,
Йөрәкләр чапканда тыймагыз.

Кушымта.

Йолдызлар, сүнмәгез, өметне өзмәгез,
Болытлар, арага кермәгез.
Йолдызлар атылган мизгелдә күңелдән
Гомерлек мәхәббәт теләгез.

Кушымта.
 [bad word]  [bad word] club3524919

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт теләгез" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен