название:
автор:
Балан
автор:
Сахабиева Зухра
рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1057 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Көзге урман, сары алан… Коела кыңгыраулар. Мәк гөледәй кызыл балан — Каерып сындыралар. Әнкәй, күңелем елап кала: «Ник аны сындыралар? Баланнар бит коелмыйлар, Коела кыңгыраулар…» Баланны өзәләр бит, Җепләргә тезәләр бит. Ятып елар чаклар була Үзәкне өзәләр бит. Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Әкрен генә чәчтән сыйпап Эндәшә кебек әнкәм: «Өлгергәндер инде балан, Җыярга кирәк, балам». Колакта чыңлый һаман, Эндәшә кебек әнкәм: «Авыр чаклар бик күп була — Түзәргә кирәк, балам…» Источник: [bad word] [bad word] node/3
А как ты думаешь, о чем песня "Балан" ?