ГлавнаяИсполнителиМарина КарповаКанатлы сою
название:

Канатлы сою


автор:

Марина Карпова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1541 просмотр
Сине сине сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.

1. Сиңа гына сөйнеп, әйтмичә кала алмыйм,
Бәхетнең алсу таңнарын куеныңда каршылыйм.
Ал мине кайнар кочакка, назларыңны бүләк ит
Җир йөзенең бар җылысын куеныңда тоям бит.

Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.
Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.

2. Җырлар җырлыйм канатланып, чын мәхәббәт турында,
Кушылып сайрый кошлар да безнең барыр юлларда.
Ал мине кайнар кочакка, назларыңны бүләк ит
Җир йөзенең бар җылысын куеныңда тоям бит.

Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.
Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.

3. Утлар чәчеп янган йөрәк, ялкыннарын җуймасын,
Гашыйк булган йөрәк сине, яратудан туймасын.

Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.
Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.

Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.
Сине, сине, сине генә якын күрә йөрәгем,
Синен барлыкны җиһанда нигә элек белмәдем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Канатлы сою" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен