ГлавнаяИсполнителиЛандыш НигьматзяноваГорурлык дигән шайтан (минус)
название:

Горурлык дигән шайтан (минус)


автор:

Ландыш Нигьматзянова


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1036 просмотров
Юктан гына үпкәләштек, 
Сизми калдык үзебез.
Сиздермәскә тырышсак та,
Моңсуланып йөрибез.
Бер карасаң, син дә хаклы,
Мин дә сыман гаепсез .
Араларда нигә һаман
Саклана соң бу томан?

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Тимер ташларны кисәргә
Җитәр булса да көчең,
Ай-һай, күп көч кирәк диләр,
Гафу үтенер өчен.

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Үзем килдем әле сиңа -
Белик дуслык кадерен.
Син дәшкәнне көтәр идем,
Икәү булса гомерем.

Кем, кем, кем, кем
Беренче адым ясар?
Кем дәшәр икән алдан?
Сүз башларга ирек бирми
Горурлык дигән шайтан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Горурлык дигән шайтан (минус)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен