ГлавнаяИсполнителиЛилия ХәмитоваМәхәббәт шушы дыр
название:

Мәхәббәт шушы дыр


автор:

Лилия Хәмитова


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1332 просмотра
Мин сиңа карыйм да, 
Елларны саныйм да,
Гомернең узганын аңлыймын.
Тик яшьлек узмаган,
Узмаган ул заман,
Диеп мин үземне алдыймын.

Күңелләр табышты,
Күңелләр кавышты,
Күңелләр мәнгегә кушылыр.
Син – минем кадерлем,
Мин – синең бәгырең,
Мәхәббәт шушы дыр, шушы дыр.

Без яшьнәп туймадык,
Яратып туймадык,
Хисләрне тыймадык без бер дә.
Сөюдән исердек,
Барысын да кичердек,
Без – бергә, без – бергә, без – бергә.

Бер яндым, бер тундым,
Мин сиңа омтылдым,
Тик сиңа тартылам бүген дә.
Елмаеп-көлеп син,
Балкыйсың гомерем күгендә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәт шушы дыр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен