ГлавнаяИсполнителиАлиһә НурӘтиемә ( Ильдар Гайсин суз редакцияләү Гөл
название:

Әтиемә ( Ильдар Гайсин суз редакцияләү Гөл


автор:

Алиһә Нур


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 893 просмотра
Әтиемә  
 Эльвира Хәмәтнурова көе         Илдар Гайсин-Гөл Мирһади сүзләре
 
Әти, бәгърем, бик еш искә төшә
Яннарыңда үскән чакларым.
Ул елларны күң(е)лем бик кадерләп,
Бәйрәм кебек күреп саклады.

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Горурланам, әтием, синең белән,
Рәхмәтлемен бар(ы)сы өчен дә.
Озак яшә, сәламәт бул берүк,
Күз тимәсен яшьлек кичеңә!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?

Бик еш искә алам әти сөеп,
Иркәләгән кызчык — үземне…
Тиңлим чиксез тирән диңгезләргә
Мең кадерле көләч йөзеңне?!

Кадерле син минем өчен, әти,
Иң якын кеше син җаныма.
Нәни чактагыдай куеныңда
Сөярсеңме, кайтсам яныңа?
Источник: [bad word] [bad word] node/4878

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әтиемә ( Ильдар Гайсин суз редакцияләү Гөл" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен