ГлавнаяИсполнителиДилэ белэн БулатОч син жырым
название:

Оч син жырым


автор:

Дилэ белэн Булат


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1156 просмотров
Синдә, җырым, минем йөрәк җылым,
Бар хисләрем синдә, назларым.
Яктылыгы зифа каеннарның,
Сафлыклары моңлы язларның.

Кушымта:

Оч син, җырым, оч син еракларга,
Канатларың бер дә талмасын.
Сезнең өчен җырланасы җырым,
Ярты юлда өзелеп калмасын.

2. 
Чын күңелдән җырлыйм җырларымны,
Тибрәтсен дип күңел кылларын.
Өметләре сүнгән юлчыларның,
Яктыртсын дип барыр юлларын.

Кушымта.

3.
Йөрәгемдә янган учак кебек,
Мәңге сүнмә җырым, җыр гынам.
Ялгыз итмә, зарлы итмә мине,
Аерма син мине халкымнан.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Оч син жырым" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен