название:
автор:
Мин бит кара карлыгач (новая)
автор:
ИлЗиля
рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1249 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Очыйм дисәм, канатым бар— Мин бит кара карлыгач. Очып килдем яннарыңа Бер күрергә зар булгач. Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыигач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. Китсәк икәү кошлар кебек, Кайтып ерак илләрдән, Бергә-бергә оя корыйк, Үреп-үреп гөлләрдән. Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыйгач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач. Җырлыйк дисәң, сагыш тулы, Моң тулы күңелебез. Кирәксә икәү бу җиргә Моң булып түгелербез. Мин бит кара карлыгач, Канатым кыйгач-кыйгач; Канатсыз калырмын, бәгърем, Мин синнән аерылгач.
А как ты думаешь, о чем песня "Мин бит кара карлыгач (новая)" ?