ГлавнаяИсполнителиВәсилә ФәттаховаӘгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып.
название:

Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып.


автор:

Вәсилә Фәттахова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1445 просмотров
Сиңа бер серемне мин сөйләрмен әле,
Бер сөйләрмен әле,тыңласаң.
Йөрәгемдә йөрткән әйтер сүзләремне,
Хисләремне минем аңласаң.

Сөйли алмам, ахры, сиңа серләремне,
Калсын инде йөрәк түрендә.
Җавапсыз мәхәббәт кемгә соң ул кирәк?-
Язмыш җиле кала күңелдә.

Миңа ялгыш кына бер елмайган идең,
Сөю уты капты гомерлек.
Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле
Серләремне берәр утырып.

Синнән берни дә мин өмет иткәнем юк,
Бәхетеңә синең үрелмим.
Җаным белән сиңа һәрчак тартылсам да,
Читкә китәм, сиңа күренмим.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Әгәр насыйп булса, бер сөйләрмен әле Серләремне берәр утырып." ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен