ГлавнаяИсполнителиИлсоя БәдретдиноваСәет авылы такмаклары
название:

Сәет авылы такмаклары


автор:

Илсоя Бәдретдинова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1459 просмотров
Читән үрәм, читән үрәм, үрешергә кил иркәм,
Үрәм-сүтәм, сүтәм-үрәм, күрешергә кил иркәм.
Читән үрүләреңә, читән үрүләреңә
Бик исләрем китми әле ятны сөюләреңә.

Безне кеше күрә алмый, талдан читән үрә алмый,
Иртән үрсә кичтән сүтә барыбыр рәхәт күрә алмый.
Читән үрәм, читән үрәм, үрешергә кил иркәм,
Иртән иртүк читкә китәм, күрешергә кил, иркәм.

Минем иркәм армиягә фуражка киеп китте,
Шыпырт-шыпырт-шыпырткына йөрергә кушып китте.
Минем иркәм армиядә мылтыктан атам, дигән,
Сорасалар:"Кияүгә чык", өйләнеп кайтам, дигән.

Минем иркәм армиядә военный атлар белән,
Сөйгәнемне өзлеп көтәм, чуалмим ятлар белән.
Минем иркәм армияда атлар эчерәм, дигән
Сорасалар:"Кияүгә чык", кайткач кичерәм, дигән

Атасы да форунтта баласы да форунтта,
Нуҗәли җинмәсләр икән Атамулла булып та
Минем иркәм армияда атлар эчерәм, дигән.
Пока гуляй, закон шулай, кайткач кичерәм, дигән.

Сөям диеп бүләк итте одеколон шешәсе,
Алам дисә бүген барам туй ясасы -  "ничәсе?"
Карлыгачлар оялаган өй алдына лапаска
Берсен көтәм, берсен сөям, берсе тора запаста.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сәет авылы такмаклары" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен