название:
автор:
Туган якка сәяхәт (муз. Раис Ханнанов)
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5 / 1017 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Анысы да, монысы да гел кирәк, Туган якка кайту гына бик сирәк. Җырлар гына язабыз шул сагынып, Әнкәйләргә, туган якка табынып. Таш матурлык, таш юллардан ялыккач, Чирәм юлны бер күрергә зарыккач, Кайтмый калып буламыни авылга, Өр-яңадан яшәү көче алырга?! Егет булган инде елак сабыйлар, Инде безне «өлкәннәр» дип саныйлар. Тик шулай да бер туйганчы су кереп, Йөрим әле яланаяк йөгереп.
А как ты думаешь, о чем песня "Туган якка сәяхәт (муз. Раис Ханнанов)" ?