ГлавнаяИсполнителиБер кыз бала жыр чыгарганБез названия
название:

Без названия


автор:

Бер кыз бала жыр чыгарган


рейтинг: ★★★★★ / 4.6 / 629 просмотров
Бер кыз бала җыр чыгарган,Багышлап әнисенә.Икәү бергә җырлыйк, диеп,Өйрәткән энесенә:

"Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!"

Җырны чишмәләр ишеткән,Кошлар отып алганнар.Сандугачлар һәм тургайларМатур көйгә салганнар:

"Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин,Әнием, сиңа!"

Кушыл син дә, җырлыйк бергә,Яңа матур җыр тусын.Җирдә әниләр, кояштай,Озын гомерле булсын:

"Кояш, кояш мәңге балкый,Мәңге нур сибә;Кояш гомере телим мин.Әнием, сиңа!"

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Без названия" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен