название:
автор:
ЭНКЭЙНЕН ДОГАЛАРЫ
автор:
Салават Фатхетдинов
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1356 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Догаларның күңелемнән Юк әле югалганы. Саклый мине, яклый мине Әнкәмнең догалары. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам. Тылсымлы да, шифалы да Әнкәмнең догалары - Догаларның шатлык кына Китерә торганнары. Кушымта: Кырыс бит тормыш юллары, Авыр бит дөньялары! Хәлләремне җиңеләйтә Әнкәмнең догалары. Кабатлыйм мин дә әнкәйдән Өйрәнгән догаларны. Җиткерермен түкми-чәчми Мин сезгә дә аларны. Кушымта: Ташлама, әнкәй, ташлама, Мине изге догаңнан! Ташласаң изге догаңнан, Мин бәхетле булалмам.
А как ты думаешь, о чем песня "ЭНКЭЙНЕН ДОГАЛАРЫ" ?