ГлавнаяИсполнителиРезеда ГалимоваБибисара (Салих Сайдашев музыкасы, Әхмәт Ерикәй сүзләре)
название:

Бибисара (Салих Сайдашев музыкасы, Әхмәт Ерикәй сүзләре)


автор:

Резеда Галимова


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1450 просмотров
Чүт-чүт сайрый сандугачлар. 
Җәйге таң сызылып бара; 
Таң атканда Бибисара 
Йоклый алмый бичара. 

Йоклар иде йоклатмыйлар 
Сандугачның җырлары; 
Матур ирнен үбеп ала 
Таңның алсу нурлары. 

Бибисара суга бара, 
Су ала чиләгенә; 
Су алганда чиләгенә 
Дәрт тула йөрәгенә. 

Чәчелә-түгелә, дулкылана 
Салкын су чиләгендә; 
Салкын сулар чиләгендә, 
Кем икән йөрәгендә?..

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бибисара (Салих Сайдашев музыкасы, Әхмәт Ерикәй сүзләре)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен