ГлавнаяИсполнителиРишат ГалимовСагыш жыры (Ришат Галимов сузлэре, кое)
название:

Сагыш жыры (Ришат Галимов сузлэре, кое)


автор:

Ришат Галимов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 676 просмотров
Сагыш җыры.  

Мои слова и музыка

Яме калмады бу тормышның,
Күзләремнән бүген яшь тама...
Сөйгән ярым мине ташлады,
Алыштырды мине башкага?!
Яратмагач бер дә, әйт, нигә
Минем хисләр белән уйнадың?
Сүзләреңә синең ышандым,
Өзелеп сөясең, дип уйладым...

Ямьле җәйнең алсу таңында
Сүнде минем күңел кояшым,
Сөю канатларым кайрылды – 
Бергә булган көннәр кайда соң?
Әллә инде үзем гаепле?
Сукыр икән минем сөюем...
Ялган булган синең вәгъдәләр,
Бушка булган янып- көюем.

Ялгыз башым калдым, нишләрмен?
Юк янымда ярым- терәгем!
Хыянәтең өзде араны ,
Күңел әрни, сыкрый йөрәгем.
Яшьләремне ләкин күрсәтмәм,
Син лаеклы түгел аларга!
Ник хакың бар иде, әйт әле
Изге сөюемне таптарга?

Китеп бардың берни әйтми,
Мин ялгызым янам бүген,
Әрнеп- сыкрап, яшен түгеп
Сагыш җырын җырлый күңел...

Р.Галимов

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Сагыш жыры (Ришат Галимов сузлэре, кое)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен