ГлавнаяИсполнителиГүзәл УразоваТормышымның яме
название:

Тормышымның яме


автор:

Гүзәл Уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1574 просмотра
Кояш нуры булып, 
Чишмәдәй ургылып,
Күңелемә минем 
Килдең сөю алып.

Айдай якты йөзең, 
Балдай татлы сүзең.
Эри бәгырькәем, 
Бер елмайсаң үзең.

Бердән-берем дисәң, 
Иң бәхетле сизәм.
Тормышымның яме
Синдә генә икән.

Күземә кара әле, 
Әлдә син бар эле.
Синең белән миңа
Шул тикле күңелле. 

Булгач күңелдә яз,
Бәхет күгем аяз.
Сөю бәйрәм итә,
Йөрәк тулы гел наз.

Синең белән генә
Гөрләшеп гомергә
Яшәрбез эле без, 
Иркәм, бергә-бергә.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Тормышымның яме" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен