ГлавнаяИсполнителиНеизвестенБЭХЕТ КОШЫ
название:

БЭХЕТ КОШЫ


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 668 просмотров
БЭХЕТ КОШЫ

Бәхет кошы кайда яши икән,
Белсәң иде аның серләрен.
Бик аз гына бәхет сорар идем,
Их, аңларга иде телләрен.

Кушымта:
Тормыш серле, кызык, катлаулы бит,
Аңламассың инде дөньяны.
Хыялларда яши бәхет кошы,
Бер тотарбыз кебек без аны!

Бәхет кошы кайда яши икән,
Таулардамы, әллә урманда?!
Аны бары күреп кала, диләр,
Тик иртән чак таңда туганнар.

Кушымта:
Тормыш серле, кызык, катлаулы бит,
Аңламассың инде дөньяны.
Хыялларда яши бәхет кошы,
Бер тотарбыз кебек без аны!

Бәхет кошы җирдә яши, диләр,
Дөрес микән, әллә юк микән?!
Гомер буе безне ымсындырган,
Тоттырмаган сихри кош микән?!

Кушымта:
Тормыш серле, кызык, катлаулы бит,
Аңламассың инде дөньяны.
Хыялларда яши бәхет кошы,
Бер тотарбыз кебек без аны

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "БЭХЕТ КОШЫ" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен