ГлавнаяИсполнителиУкытучы апамМинус
название:

Минус


автор:

Укытучы апам


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1201 просмотр
1)Хәтерләрне кабат яңарталар, 
Кыңгырауның моңлы чыңнары.
Үзәкләрне өзеп искә төшә,
Кабатланмас мәктәп еллары.

Кушымта:
Укытучы апам сез изге җан,
Гомер буе сезгә, сезгә табындым.
Классташлар, кадерле дусларым,
Бик сагындым сезне сагындым.

2) Дога итеп күңелемдә йөртәм,
Укытучым әйткән сүзләрне.
Туры юлдан барам абынмыйча,
Югалтмыйча аның эзләрен.

Кушымта шул ук:

3) Кем сагынмас, кем онытыр икән,
Канат биргән туган төбәген.
Яшәү көчен, илһам чыганагын,
Таянычы- туган мәктәбен.

Кушымта шул ук:

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Минус" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен