ГлавнаяИсполнителиРуслан ШараповЯратасын (Фэнэвис Дэулэтбаев суз. Руслан Шарапов кое)
название:

Яратасын (Фэнэвис Дэулэтбаев суз. Руслан Шарапов кое)


автор:

Руслан Шарапов


рейтинг: ★★★★★ / 4.7 / 664 просмотра
Яратасың! 

Яратасың.Сиздермисең генә. 
Ачылуны кирәк тапмыйсың. 
Мәхәббәтне бөек сергә тиңләп 
Күңелеңдә аны саклыйсың. 

Яратасың.Яшерәсең генә. 
Белми диеп ахры уйлыйсың. 
Хисләреңне читләр сизмәсенгә 
Шыпырт кына миңа юллыйсың. 

Яратасың.Моңа бер шигем юк. 
Сизеп торам йөрәк җылыңны. 
Якынлыгың күптән тоеп яшим, 
Сузмасаң да миңа кулыңны. 

Яратасың шау-шу куптармыйча, 
Күңелеңнән,иркәм,эчеңнән. 
Дөрләп торган кайнар мәхәббәтне 
Тоеп яшим,иркәм,мин синнән. 

Яратасың.Карашыңа чыккан. 
Нурланып ул балкый йөзеңдә. 
Яратасың,син яраткан кебек 
Яратам Матурым үзем дә!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Яратасын (Фэнэвис Дэулэтбаев суз. Руслан Шарапов кое)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен