название:
автор:
Бер суз житэ
автор:
Лейсан Гимаева
рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 907 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бер сүз җитә Кеше җанын яраларга. Бер сүз җитә Шул ярадан араларга. Бер сүз җитә Салыр өчен сагышларга. Бер сүз җитә Юл бирергә ялгышларга. Бер сүз җитә Эретергә туңган җанны. Бер сүз җитә Кыздырырга кызмас канны. Бер сүз кирәк Өзелмәскә өмет җебем. Бер сүз көтәм Әйтер икән аны кемем? Бер сүз җитә Кеше җанын яраларга. Бер сүз җитә Шул ярадан араларга. Бер сүз җитә Салыр өчен сагышларга. Бер сүз җитә Юл бирергә ялгышларга. Бер сүз кирәк Өзелмәскә өмет җебем. Бер сүз көтәм Әйтер икән аны кемем?
А как ты думаешь, о чем песня "Бер суз житэ" ?