ГлавнаяИсполнителиЗиля СунгатуллинаКузлэрем тик сине эзлилэр (Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе)
название:

Кузлэрем тик сине эзлилэр (Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе)


автор:

Зиля Сунгатуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1084 просмотра
Бакчага ямь керә,
Хуш исләр бөркелә,
Сиреньнәр чәчәккә бөреләнсә.

Син сөйгән сиреньнәр,
Син күргән сиреньнәр —
Күңелемә иң якын бер нәрсә.

Җырларың тыңласам,
Син барны уйласам,
Күңелемне сүрелмәс моң сара.
Канатлар кайрылган,
Юлыбыз айрылган —
Без бергә булырга юк чара.

Мин җырлап юанам,
Гөлләргә күз салам.
Гөлләр дә: юксынма, түз, диләр.

Сызылып таң атканда,
Ал шәфәкъ батканда
Күзләрем тик сине эзлиләр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Кузлэрем тик сине эзлилэр (Мостафа Ногман сүзләре, Рөстәм Яхин көе)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен