ГлавнаяИсполнителиГузаль уразоваЯкын дусларсыз калмыйк
название:

Якын дусларсыз калмыйк


автор:

Гузаль уразова


рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1388 просмотров
Тормышның әлегә башы,
Мәхәббәте мәңгелек.
Матур җырлар белән бизик
Бүләк итик изгелек.

Кушымта:
Ялгыз үтмәсен гомерләр,
Зур эшләр белән кайныйк.
Илне, җирне, яр яратыйк,
Якын дусларсыз калмыйк!

Яшьлекне бергә каршылап,
Бергә озатыр өчен,
Ешрак күрешик, дусларым,
Үкенеч калмас өчен...

Аралар ерак булса да,
Сез дусларны сагынам.
Бергә йөргән вакытларны
Уйлап сезгә талпынам.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Якын дусларсыз калмыйк" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен