ГлавнаяИсполнители★ Фирдус Тямаев ★★ Эзлим сине ★
название:

★ Эзлим сине ★


автор:

★ Фирдус Тямаев ★


рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 830 просмотров
1. Сине көтеп, сине эзләп 
Гомер буйлап барам.
Үз тиңемне эзләгәнгә 
Юк бит башка чарам!
Кышлар үтә, язлар җитә 
Җәйләр,аннан көзләр 
ә күзләрем тирә яктан 
һаман сине эзләр.

Кушымта: 
Эзлим әле эзлим һаман 
Вакытларны сизмим, 
Җаным сизә менә тиздән 
Очратырмын димен...
Эзлим әле эзлим һаман 
Үз тиңемне эзлим.
Бар ул минем өлешем дип 
өметемне өзмим.

2. Кыр казларын әгәр күрсәң 
Миннән сәлам булыр. 
Минем нурым булып күктә 
Йолдыз балкып торыр.
Хәбәр бирсәң йөгереп чыгам 
Синең килер юлга.
Ераклардан син җил булып 
Миңа кулың болга!

3. Сине көтеп, сине эзләп 
Гомер буйлап барам. 
Үз тиңемне эзләгәнгә 
Юк бит башка чарам!
Кышлар үтә, язлар җитә 
Җәйләр, аннан көзләр,
ә күзләрем тирә яктан 
һаман сине эзләр!

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "★ Эзлим сине ★" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен