название:
автор:
Эй, бабай
автор:
Газизуллин Эльмир
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1273 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Алма бакчасына төштем… Егет булганга күрә. Күрше абый йоклап ята, Матур төш күрә-күрә. Бакчаларга төшкән идем, Алмалар өзәм диеп. Пешкән алмалардай матур Гүзәл кыз торган көтеп. «Әй, бабай, әй, бабай! Дус булыйк әле давай! Кызыңны урлап киттем бит — Ярамыйга карамый…» «Кызыңны урлыймын!» — дисәм, «Ярамый!» — дия идең. Сүземдә тордым — урладым! Кояш алды, ай күрде. Сизмәгәнсең, бакча карап, Гомереңнең үткәнен. Алмагачларга ияреп, Кызың үсеп җиткәнен! «Әй, бабай, әй, бабай! Дус булыйк әле давай! Кызыңны урлап киттем бит — Ярамыйга карамый…» Источник: [bad word] [bad word] node/3734
А как ты думаешь, о чем песня "Эй, бабай" ?