ГлавнаяИсполнителиИльмир АрслановДусларыма (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль
название:

Дусларыма (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль


автор:

Ильмир Арсланов


рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1318 просмотров
https:/ [bad word] yana_zhyrlar_ham_kotlaular

Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль Хисматуллин көе. Аранжировка, тавыш яздыру, сведение - Ильдус Дәүләнов.

Дустың булса тау күчереп
Була, диләр татарда.
Усаллардан, үчлеләрдән 
Дуслар кирәк якларга.

Әй, дусларым -дускайларым!
Дусларым-бәгыръләрем !
Бергә чаклар -рәхәт чаклар ,
Белик лә кадерләрен

Күңелләрең күтәрелеп,
Шатланганда дус кирәк.
Кайгыларны бүлешкәндә 
Якын дуслар зур терәк.

Дуслар белән шаярышып,
Онытылып җырлыйм-көләм.
Кошлар канат белән көчле,
Кеше көчле дус белән!

Чын дусларның арасына 
Кермәсен ачы җилләр.
Сез дусларым -чын дусларым,
Юк сезгә җирдә тиңнәр.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Дусларыма (Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Риваль" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен