название:
автор:
Өфө юкәләре!
автор:
Айгөл Бәриева
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1251 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Яшьлек урамнары, Тулы хыяллары, Без — шатлыкка туймас исәрләр. Уфа юкәләре Безнең хакта да әле Яфрак яра-яра сөйләрләр. Безнең менгән атлар, Еллар, аргамаклар, Көмеш тезген, алтын йөгәннәр. Уфа юкәләре Онытмаслар әле, Чәчәк ата-ата сөйләрләр. Гомер ике килми, Утлар ике сүнми, Без — мең янып тик бер сүнәрләр. Уфа юкәләре Безнең хакта да әле Яфрак коя-коя сөйләрләр.
А как ты думаешь, о чем песня "Өфө юкәләре!" ?