ГлавнаяИсполнителиСалават ФәтхетдиновҮз халкыма (16 сезон 2004 ел)
название:

Үз халкыма (16 сезон 2004 ел)


автор:

Салават Фәтхетдинов


рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1576 просмотров
Үз халкыма.
Гәлиәхмәт Шаhи сүзләре.
Илгизәр Мортазин көе.

Кояш чыккан чакта безнең туган якта
Уяналар кошлар тирәктә.
Тугайларда тургай бәхет тели бугай,
Яңа җырлар туа йөрәктә.

Кушымта:
Җирнең матурлыгын,
Доньяның зурлыгын,
Күңелемә салдым барысын.
Бу хушлашу түгел,
Үз халкыма,
Үз халкыма җырлап, җырлап барышым.

Илләр тыныч торсын, тормыш матур булсын,
Туганнарым, дуслар, танышлар.
Алда юлар көтә, күңелне җилкетә,
Сабый бала көлгән тавышлар.

Тырыш минем халкым, йөрәгеңдә ялкын.
Лаеклы ул хөрмәт вә данга.
Батырларны данлап, ялгызларны парлап
Тарала җыр якты җиhанга.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Үз халкыма (16 сезон 2004 ел)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен