название:
автор:
Аймылыш язмышлар
автор:
Айдар Галимов һәм Гөлнара
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1274 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
Ләйсән Кәшфи сүзләре Гөлнара Хәсәнова көе Яшьлекнең язында очраштык, таныштык, Табыштык – аккоштай тиң ярлар. Син утка, мин суга әйләнеп хушлаштык, Аерды яшенле яңгырлар. Кушымта: Аймылыш язмышлар, Юлларда ялгышлар. Син мине, мин сине тапмадым. Ә уйлар гел бергә, Гамь биреп гомергә, Яшьлекнең назларын саклады. Гомерләр юлында очраштык без тагын Яшьлеккә бер адым, бер адым. Эйтерсең, үлчәдек шул адым арасын, Син җиргә, мин күккә карадым. Җир белән күк кебек якын без, ерак без Эйтерсең, кояш бар арада. Ул күктән елмаеп ләйсәнле нур сибә Яшеннәр көйдергән ярага.
А как ты думаешь, о чем песня "Аймылыш язмышлар" ?