ГлавнаяИсполнителиГабделфэт СафинМин сине бирмэмен ятларга
название:

Мин сине бирмэмен ятларга


автор:

Габделфэт Сафин


рейтинг: ★★★★★ / 4.9 / 907 просмотров
Очраштык, кавыштык бик серле
Ярату үзе бер мизгелме
Күрдем дә үлдем дип юрау бар
Нәкъ шулай таптым бит сине.

Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда.

Ходайдан үтенеп сорыймын
Син миңа бик кирәк, бик кирәк
Тынмыйча мәхәббәт илендә
Типсә иде пар булып пар йөрәк.

Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда.

Язмышның дулкыны капканда
Сыена мәхәббәт ярыма
Син минем мәңгелек причалым
Син минем мәңгелек ярымда.

Мин сине бирмәмен беркемгә
Бирмәмен беркайчан ятларга
Кояшта, җирдәме, айдамы
Язылыр сөюем хатларда.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мин сине бирмэмен ятларга" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен