название:
автор:
Исәр (Ильфак Шигапов суз., Лилия Ахунжанова муз.)
автор:
Ляйсан Мухиева
рейтинг: ★★★★★ / 5.4 / 1393 просмотра
- Текст
- Открытка с текстом
"Исәр" 1. Төнге авыл исәр җилләр генә Урамнарда йөри адашып. Айлы төндә җилдәй ул да йөри Күккә төбәп назлы карашын. Кушымта: Гомер буе Зөһрә кызны көтеп, Ул яшәде Исәр саналып. Күңеленә бөтен моңны җыеп, Хыялыннан моңсу көч алып. 2. Кемнәр кабул итәр, кемнәр аңлар Ялгыз ирнең күңел серләрен. Ул яшәде айлы төннәр көтеп, Бүтән бәхет таба белмәде. Кушымта: Гомер буе Зөһрә кызны көтеп, Ул яшәде Исәр саналып. Күңеленә бөтен моңны җыеп, Хыялыннан моңсу көч алып. 3. Яшьли яра алган йөрәгенә, Дәва тапмый ялгыз яшәде. Исәр дигән авыр сүзләргә дә Ул елмайды, каршы дәшмәде. Кушымта: Айга менгән диләр Зөһрә кызны Явызлыкка түзә алмагач. Мин дә бүген айга менәр идем Күңелемә урын тапмагач.
А как ты думаешь, о чем песня "Исәр (Ильфак Шигапов суз., Лилия Ахунжанова муз.)" ?