Главная→Исполнители→Татар халык жыры→Уф, талла, талла, талла, талла ике белэгем. Нигэ тала, нигэ яна икэн минем
название:
автор:
Уф, талла, талла, талла, талла ике белэгем. Нигэ тала, нигэ яна икэн минем
автор:
Татар халык жыры
рейтинг: ★★★★★ / 5.6 / 1551 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Сандугачлар ияләшкән Су эчәргә миләштән. Кайгыларым бетәр иде Сине күреп сөйләшсәм. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйлделгә басма салдым Каенын сайлап кына. Яннарына барыр идем Кош булып сайрап кына. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйделкәйне кичкәндә Җырлыйм ишкәк ишкәндә. Өзелә үзәк, яна йөрәк Җаныем искә төшкәндә. Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем? Агыйдел суы тирбәлә Уртасында сал булса. Суга салсаң, калкып чыгар, Безгә насыйп яр булса Эх, тала, тала, тала, Тала ике беләгем. Нигә тала, нигә яна Икән минем йөрәгем?
А как ты думаешь, о чем песня "Уф, талла, талла, талла, талла ике белэгем. Нигэ тала, нигэ яна икэн минем " ?