ГлавнаяИсполнителиДиля НигматуллинаМилэшлэрем (З.Хайрутдинов кое,М.Мухин аранж,2013)
название:

Милэшлэрем (З.Хайрутдинов кое,М.Мухин аранж,2013)


автор:

Диля Нигматуллина


рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1490 просмотров
Өй каршындагы миләшләр,
Аңлагандай теләкне,
Чакыралар бушатырга
Сагыш тулы йөрәкне.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Авыр булган минутларда
Киләм сорап киңәшләр:
Әйтегезче, сагышларны
Ничек басыйм, миләшләр?!

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Миләшләрем тибрәләләр
Әкрен искән җилләрдә.
Сагышларым бетәр, бәгърем,
Кайтсаң туган җирләргә.

Миләшләрем, миләшләрем,
Сез минем сердәшләрем.
Йөрәктәге сагышлардан
Түгелә күз яшьләрем.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Милэшлэрем (З.Хайрутдинов кое,М.Мухин аранж,2013)" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен