название:
автор:
Мин көтәрмен сине (татар)
автор:
Ирек Галиев
рейтинг: ★★★★★ / 5.3 / 1251 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
1 куплет: Мин көтәрмен сине гөмерем буе, Килмәсә дә синнән хат- хәбәр. Сагынуларым сыймый дәръяларга, Ник юксынам икән бу кадәр? Кушымта: Мин көтәрмен сине, көтә, көтә Туктаганчы сәгать телләре. Көтүләрдән инде өмет өзеп, Коелганчы күңлем гөлләре. Мин көтәрмен сине, иңнәремдә Очар канатларым талганчы, Өмет учагымда соңгы күмер Янып бетеп, көлгә калганчы. 2 куплет: Көн дип, төн дип тормам - мин көтәрмен, Көчләр алып йорәк җылыннан. Тыным белән эретеп тәрәз бозын, Күзем алмый кайтыр юлыңнан. Кушымта: Мин көтәрмен сине, көтә, көтә Туктаганчы сәгать телләре. Көтүләрдән инде өмет өзеп, Коелганчы күңлем гөлләре. Мин көтәрмен сине, иңнәремдә Очар канатларым талганчы, Өмет учагымда соңгы күмер Янып бетеп, көлгә калганчы. 3 куплет: Кайт син миңа, тоям - синең дә бит Гел тартыла миңа бар хисең. Хәр ел, хәр көн саен миңа таба Берәр генә адым яса син. Кушымта: Мин көтәрмен сине, көтә, көтә Туктаганчы сәгать телләре. Көтүләрдән инде өмет өзеп, Коелганчы күңлем гөлләре. Мин көтәрмен сине, иңнәремдә Очар канатларым талганчы, Өмет учагымда соңгы күмер Янып бетеп, көлгә калганчы.
А как ты думаешь, о чем песня "Мин көтәрмен сине (татар)" ?