ГлавнаяИсполнителиФирдус ТямаевБер тамчы жылылык
название:

Бер тамчы жылылык


автор:

Фирдус Тямаев


рейтинг: ★★★★★ / 5.1 / 1129 просмотров
Мин синнән бер тамчы җылылык,
Бер тамчы ярату эзләдем
Син киттең сөюдән тилмереп, 
Ап-ак кар каплады эзләрең.
Нигә дип әйләнеп кайттың син, 
Үпкәләр юк иде үткәнгә
Бер өем сагышка урадың,
Бер тамчы ярату көткәндә.

Тапмассың син мине беркайчан,
Эзләмә күзләрең талдырып
Мин китәм үземнән нибары,
Бер тамчы ярату калдырып.

Әрнүдән тыннарым кысыла,
Йөрәгем яралы чак кына
Барысын кичерер идем мин
Бер тамчы ярату хакына

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Бер тамчы жылылык" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен