ГлавнаяИсполнителиНеизвестенМәхәббәтнең күзе сукыр,диләр
название:

Мәхәббәтнең күзе сукыр,диләр


автор:

Неизвестен


рейтинг: ★★★★★ / 5 / 973 просмотра
Мәхәббәтнең күзе сукыр,диләр
Сүзләреңә шундый ышандым.
Мин бит синең бердәнберең түгел,
Меңнән берең бары булганмын.

Каеннарга нигә уеп язды??
Йөрәгеңә уеп куймагач.
Кочагыңда ник назладың мине?
Күңелеңдә урын тапмагач.

Хисләремне аңлар кешем син,дип
Күңелемне ачып ялгыштым.
Түзәлмәслек җанга яра салып
Гашыйк булып нигә сабыштым?

Каеннарга нигә уеп яздың?
Йөрәгеңә уеп куймагач.
Кочагыңда ник назладың мине?
Күңелеңдә урын тапмагач.

Хисләр колы,мең яралы йорәк
Әрнеп тибә янып,көюдән.
Тибрәнәдер синең җаның кылың
Минем сине өзелеп сөюдән.

Каеннарга нигә уеп яздың?
Йөрәгеңә уеп куймагач.
Кочагыңда ник назладың мине?
Күңелеңдә урын тапмагач.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Мәхәббәтнең күзе сукыр,диләр" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен