название:
автор:
Гомер юлы
автор:
Чулпан Муртазина
рейтинг: ★★★★★ / 4.8 / 847 просмотров
- Текст
- Открытка с текстом
Бу дөньяга һәркем Парын эзләп килә, Җаннарына якын иткәнен. Уйлар бергә, хисләр уртак булып, Кеше тели гомер уткәнен. Бер-беребезгә кирәк, терәк булып, Гомер юлын парлап утәбез. Күз тимәсен берук, и Ходаем, Арабыздан жил дә үтмәсен, Арабызга дошман кермәсен. Тәкъдирләрне безгә Кемнәр яза икән, Бәхетле булырга хаклымы? Җиде буын йөген иңдә тоткан, Гөнаһыбыз катлы-катлымы? Бер-беребезгә кирәк, терәк булып, Гомер юлын парлап утәбез. Күз тимәсен берук, и Ходаем, Арабыздан жил дә үтмәсен, Арабызга дошман кермәсен. Йөзләр якты безнең, Куңел тыныч, Изгелекләр әгәр эшләсәк. Фәрештәләр канат куеп торыр, Гыйбадәтләр кылып яшәсәк. Бер-беребезгә кирәк, терәк булып, Гомер юлын парлап утәбез. Күз тимәсен берук, күз тимәсен, Арабызга дошман кермәсен. Бер-беребезгә кирәк, терәк булып, Алтын көзгә бергә керәбез.
А как ты думаешь, о чем песня "Гомер юлы" ?