ГлавнаяИсполнителиРинат НуруллинИке йөрәк бергә типкәндә(Феликс Муртазин
название:

Ике йөрәк бергә типкәндә(Феликс Муртазин


автор:

Ринат Нуруллин


рейтинг: ★★★★★ / 5.2 / 1183 просмотра
Ике йөрәк бергә типкәндә
Феликс Муртазин сүз. Риф Ахметов муз.

Әйтелделәр инде матур сүзләр 
Әйтелделәр матур теләкләр
Язмышларны бергә бәйләгәндә
Бергә-бергә тибә йөрәкләр!

Куш.
Ике йөрәк бергә типкәндә
Тормыш кичүләрен кичкәндә
Җилләр уйнаганда җилкәндә
Ике йөрәк бергә типкәндә

Вәгъдәләр дә инде бирелделәр  
Чәчләрегез чәчкә бәйләнгән
Бишек җыры ишетелеп торсын
Шатлык өстәп тәрәзәләрдән!

Куш.

Бишек җыры юлдашыгыз булсын 
Сибеп торсын кояш нурларын
Бер- бер артлы туйлар үткәрегез
Инде хәзер бәби туйларын!

Куш.

Послушать/Cкачать эту песню
Mp3 320kbps на стороннем сайте
А как ты думаешь, о чем песня "Ике йөрәк бергә типкәндә(Феликс Муртазин" ?
2010-2020 © WebKind.Ru Тексты песен