название:
автор:
"Туган ягы кирәк кешегә " Слова Ф.Яруллина
автор:
Автор музыки Раис Нагимуллин
рейтинг: ★★★★★ / 5.5 / 1461 просмотр
- Текст
- Открытка с текстом
Читтә йөргән чакта, сагындырып, Кере өчен төнлә төшенә, Зәңгәр таңлы, биек аяз күкле Туган ягы кирәк кешегә. Зур уңышлар яулап, заманалар Матур бәя бирсә эшенә,- Шатлыкларын ишеттерер өчен Туган ягы кирәк кешегә. Йөри-йөри күңеле тупасланса, Тузан кунса яшьлек хисенә,- Бер сафланып килер өчен тагын Туган ягы кирәк кешегә. Яшәр өчен бетмәс көч алырга Олысына һәм дә кечегә, - Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле Туган ягы кирәк кешегә.
А как ты думаешь, о чем песня ""Туган ягы кирәк кешегә " Слова Ф.Яруллина" ?